Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар бакчасында китап көне узды

Бүген Олы Әтнә балалар бакчасында, балаларны әдәбиятка җәлеп итү максатыннан, китап көне узды.

Китаплар белем чыганагы, яшәргә һәм безгә тормыш куйган сорауларга җавап табарга өйрәтә.

Бу көн балалар хәтерендә озак вакыт саклансын өчен, барлык төркемнәрнең тәрбиячеләре дә шактый эш башкардылар.

 

Олы Әтнә балалар бакчасында китап көне узды

Алар балаларны әдәбият яңалыклары белән таныштырдылар, аларга әкиятләр укыдылар, рәсемнәр белән таныштырдылар, төрле темаларга әңгәмәләр үткәрделәр. Мәктәпкә хәзерлек (1) төркеме балалары, «Йомры икмәк» әкиятенә нигезләнгән рәсемнәрдән, үзләренең кечкенә китапларын ясадылар. Шулай итеп, тәрбиячеләр балаларны китапны яратырга һәм аңа сак карарга өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев