Бер бала да бүләксез калмады
Бүгенге көндә махсус операциядә булучы ир-егетләребезнең балаларына “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Әтнә җирле бүлеге депутатлары һәм Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин тарафыннан әзерләнгән Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Барысы 51 балага тәм-томнар белән тутырылган бүләкләр өләшенде. “Әлеге гаиләләрнең һәм балаларның аз гына булса да күңелләрен күтәрә алсак, бик шат булыр идек”, – ди “Бердәм Россия” сәяси партиясе Әтнә җирле бүлегенең башкарма комитеты секретаре Равилә Мөхәммәтгалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев