Бер инкассатор үзенең башына пистолеттан аткан
Хәбәрләр

Бер инкассатор үзенең башына пистолеттан аткан

Егетне хастаханәгә китергәннәр, хәзер аңа операция ясыйлар.

Татарстан башкаласында инкассатор егет үзенең башына пистолеттан аткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Шаһитлар әйтүенчә, Кызыл Кокшай урамында 25 яшьлек инкассатор эш машинасы салонында булган вакытта пистолет ала һәм үзенең башына ата. Әйләнә-тирәдә башка беркем дә зыян күрмәгән.

Егетне хастаханәгә китергәннәр, хәзер аңа операция ясыйлар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/30-11-2020/kazanda-ber-inkassator-zene-bashyna-pistolettan-atkan-5789186


Нет комментариев