Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бердәм булып яшиләр

Кечкенә генә Югары Сәрдә авылында яхшы күңелле, хезмәт сөючән, туган җирнең кадерен белеп, ата-баба йолаларын хөрмәт итүче кешеләр яши.

Торган җиребезне генә түгел, мәңгелек йортыбызны да төзекләндерү, чистарту буенча күп эшләр башкарыла.

Ел саен бердәм булып, өмәләр ясау гадәте бар әлеге авылда.

 

Авыр эшне күмәк кул җиңгән, дигәннәр борынгылар. Менә бүген дә авыл халкы, яше-карты бердәмләшеп, бик күләмле эш башкардылар: зират коймаларын буядылар. Авылдан читтә яшәүчеләр дә бу изге эшкә битараф калмадылар, өмәдә бик теләп катнаштылар.
"Шушындый изге эш нәтиҗәсендә мәңгелек йортыбыз тагын да матурланып калды. Якыннарыбызның рухы шат булсын, исәннәргә хәер-фатихада ятсыннар. Башкарган гамәлләребез һәрбер йортка бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен" -, дип хәбәр итте Югары Сәрдә клубы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев