Бирнә җыйдылар
Хәбәрләр

Бирнә җыйдылар

Июнь башы – Сабантуйлар чоры.

Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте.

Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе.

 

Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар. Мокшы һәм Ташчишмә авылларында бирнә җыйдылар. 


Нет комментариев