Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Бозга кергән өчен гражданнарга штраф турында кисәттеләр

16-20 мартта Татарстанда полиция һәм Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе катнашында узган «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактик чарасына беренче йомгак ясалды.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, операциянең төп бурычы миграция өлкәсендә контрольне көчәйтү, шулай ук чит ил кешеләре катнашында хокук бозулар һәм экстремистик күренешләрне булдырмаудан гыйбарәт. Төзелеш мәйданчыклары, сәүдә, транспорт, авыл хуҗалыгы объектлары һәм торак секторны да кертеп, чит ил гражданнары күпләп була торган урыннар тикшерелгән.

Рейдлар вакытында миграция законнарын бозуның 989 очрагы ачыкланган. 606 очрак Россиягә килү яки яшәү режимын бозу белән бәйле, 127 хокук бозу очрагына кабул итүче як тарафыннан юл куелган, 98 чит ил гражданы хезмәт эшчәнлеген законсыз рәвештә башкарган, 158 эш бирүче чит ил эшче көчен җәлеп итү кагыйдәләрен бозган.

Барлык ачыкланган фактлар буенча административ беркетмәләр төзелгән һәм штрафлар билгеләнгән.

Моннан тыш, административ нигездә илдән сөрү турында 192 карар, шулай ук илгә керүне тыю турында 219 карар кабул ителгән.

Операция кысаларында шулай ук җинаять билгеләре булган 27 хокук бозу очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта законсыз миграцияне оештыру турындагы маддә буенча бер җинаять эше һәм миграция исәбенә фиктив кую фактлары буенча 14 эш кузгатылган

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев