Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бу хәбәр сезнең өчен, райондашлар!

Почта бүлекләрендә агымдагы елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу дәвам итә.

10 июньнән 20 июньгә кадәр 2024 елның II яртыеллыгына газета-журналларга язылу ункөнлеге узды. Әлеге ункөнлек барышында “Әтнә таңы” газетасына 662 кеше язылган. Почта бүлекләренә бүлеп карасак, саннар түбәндәгечә: Олы Әтнәдә – 180, Комыргуҗада – 39, Күәмдә – 136, Күлле Кимедә – 52, Түбән Көектә – 32, Түбән Бәрәскәдә – 88, күчмә почта аша авылларда – 135. Әлегә бу 61 процент кына. Бүгенге көндә дә язылу дәвам итә. Газетага язылу бәясе белән почта бүлекләрендә һәм почтальоннардан сорап белергә мөмкин. Язылу тәмамланырга санаулы көннәр калып килә. Алдагы яртыеллыкта да «Әтнә таңы» газетасы өегезгә килсен өчен, язылырга оныта күрмәгез. 
Алда озын җәй, көзге, кышкы кичләр – эштән арып-талып өйгә кайткач, бары дөресне, гаделне язучы, тикшерелмәгән һәм гайбәткә бәйле мәгълүматларны әй­ләнеп узучы газетаны кулга алу ук ару-талуны киметә. Шундый гүзәл ел фасылларында өйдән дә чыкмыйча район хәлләрен җиткерүче “Әтнә таңы” газетасы белән бергә булырсыз дигән өметтә калабыз.
Район газетасы «Әтнә таңы»ннан аерылмагыз. Һәрвакыт бергә булыйк! Бердәм булыйк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев