Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген хезмәттәшебез Шигапова Гөлшат Госман кызы үзенең гомер бәйрәме – 45 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Без барлык коллектив белән аны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз.

Алдагы көннәрең — аяз, тормышың бәхетләргә күмелеп үтсен. Бүгенге көнең ничек булса, алдагысы да шулай булсын. Син әйләнәдәге кешеләргә нур сибеп, бәхет-шатлык өләшеп яшисең һәм киләчәктә дә шулай булсын.
Балаларыңның, оныкларыңның, кардәш — туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, тормыш иптәшең Айзат белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Энҗе нурлар сибеп елмаюың
Күңелләргә бирә мең дәва.
Синдәй ихлас, киң күңелле кеше
Бармы икән тагын дөньяда!
Иң изге теләкләр белән сине яратып һәм хөрмәт итеп «Әтнә таңы» коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев