«Буыннар старты» дәвамлы булсын
Әтнәдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде.
Шушы көн уңаеннан районыбызда төрле чаралар узды. «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында Алдынгылар хәрәкәте, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет оешмасы, юл инспекторлары һәм «Якыннарым, яратканнарым» җәмгыяте катнашучылары белән бергәләп, «Буыннар старты» дип исемләнгән бәйге узды.
«Буыннар старт»ты бәйгесендә районнабызның иң актив, үрнәк биш гаиләсе катнашты. Яшьләр һәм өлкәннәр, балалар белән берлектә бербөтен булып катнашуы, гаиләнең чын мәгънәсендә татулыгын, бер-береңә ярдәм итүнең никадәр мөһим икәнлеген күрсәтте.
Катнашучыларга 4 катлаулы, ләкин бик кызыклы сынаулар үтәргә кирәк иде:
«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» — гаиләләр белемнәре белән сокландырды! Юл хәрәкәте кагыйдәләренең мөһим нечкәлекләрен искә төшерделәр, катлаулы юл мәсьәләләрен чиштеләр һәм куркынычсызлык буенча белемнәрен күрсәттеләр.
«Беренче ярдәм күрсәтү» — гадәттән тыш хәлме? Яныңда гаиләң булса, куркыныч түгел! Катнашучылар коткару күнекмәләрен күрсәтте, ачык, тату һәм бик җаваплы итеп эш иттеләр.
«Фигуралы йөртү» — ышаныч һәм координациягә чын сынау! Әлеге биремдә гаиләләр велосипедта йөреп, кагыйдәләрне ничек үтәүләрен чагылдырдылар.
«Ут рубежы». Янгынга каршы әзерлек элементлары белән эстафета тизлек, җитезлек һәм чын гаилә характерын күрсәтте! Янгын сүндерүчеләрнең формаларын тиз арада киеп, вакытны сарыф итми ярдәмгә ташлану җиңел бирем булмады. Бу киемне киеп эшли алмас идем, дип әйтүчеләр дә булды хәтта.
«Буыннар старты» дип исемләнгән республикакүләм ярышта Олы Әтнәдән Исмәгыйлевлар җиңү яулады. Алар район данын яклап республикада узасы ярышта катнашачаклар.
Гомумән һәр гаилә, Олы Әтнәдән Сафиннар, Набиуллиннар, Ташчишмәдән Әхәтовлар, Күәм авылыннан Хәбибуллиннар да буыннар чылбырының никадәр ныклы, бердәм булуын күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенче икенче урында Хәбибуллиннар, өченчедә Әхәтовлар гаиләләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев