Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Чембулат авылы клубында «Нәниләребезгә бүләкләр» дип исемләнгән балалар елкасы узды

Иң күңеллесе - бәйрәмдә Куян белән Чебурашка килүе булды.

Чембулат авылы клубы  нәниләрнең шат авазларыннан яңгырап торды. 

Куян белән Чебурашка балалар белән төрле уеннар уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр. Нәниләр алар белән бергә күңел ачтылар, шигырьләр сөйләделәр һәм Яңа ел җырларын башкардылар. 

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле – бүләкләр өләшү вакыты җитте. Һәр балага тәмле күчтәнәч пакетлар тапшырылды.

"Нәниләребезгә бүләкләр" исемле балалар елкасы бик күңелле үтте, - дип хәбәр итте Камил Галләмов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев