Алар – ТР Биологик ресурслар Дәүләт комитетыннан Рәшит Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Абдрахманова.
Табигать саклаучылары балалар өчен Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы буенча интерактив викторина үткәрделәр. Укучылар республикабыздагы сирәк очрый торган хайваннар, урманга йөрү кагыйдәләре һәм төбәктәге экологик проблемалар турында сорауларга җавап бирделәр.
Очрашу ачык диалог рәвешендә үтте. Кунаклар балаларга республиканың саклана торган территорияләре һәм туган ягыбызның табигатен саклауның мөһимлеге хакында сөйләделәр. Чара яшь буынның экологик культурасын формалаштыруга юнәлтелгән.
Моннан тыш, белгечләр балаларга «Ашыт» тыюлыгында яшәүче хайваннар һәм үсемлекләр турында кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Алар тыюлыкның ни өчен барлыкка килүе, анда нинди табигый байлыклар саклануы турында сөйләделәр. Балалар аеруча сирәк кенә очрый торган кошлар һәм имезүчеләр турындагы мәгълүматларга зур кызыксыну белән тыңладылар.
Мондый очрашуларны ешрак оештыру бик мөһим, чөнки ул балаларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтә.
Нет комментариев