Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

«Чулпан»балаларны савыктыру лагереның 1 сменасын тантаналы ачу булды

Лагерь маҗаралар һәм яңа ачышлар белән тулы онытылмас җәйгә әзер ял итүчеләр өчен үз ишекләрен ачты.

10 июньдә Әтнә муниципаль районының матур почмагында күптән көтелгән матур вакыйга — «Чулпан»балаларны савыктыру лагереның 1 сменасын тантаналы ачу булды. Лагерь маҗаралар һәм яңа ачышлар белән тулы онытылмас җәйгә әзер ял итүчеләр өчен үз ишекләрен ачты.

Бәйрәм рәсми тантанадан башланды. Сәламләү сүзе белән «Чулпан» бүлек МБУ директоры Сөнгатуллин Руслан Рөстәм ачып җибәрде. Шулай ук балаларга һәм вожатыйларга Әтнә муниципаль районы җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Хәсбиуллин Искәндәр Илнур улы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Галиева Райля Муллаян кызы да мөрәҗәгать итте.

Мәртәбәле кунаклар барысын да смена башлану белән котладылар һәм балаларга кызыклы ял, нык сәламәтлек һәм якты тәэсирләр теләделәр. Алар үз чыгышында балаларның ялы өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыруның мөһимлеген ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев