Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дусым авылында бирнә җыйдылар

Һәр авылның үзенә генә хас матур йолалары, күркәм күренешләре, онытылмас гадәтләре була!

Үзебезнең Дусым авылында Сабантуй алдыннан үткәрелә торган матур йола: бирнә җыю йоласын башкардык!

Авылның бөтен матурлыгы җигүле атларда, кыңгыраулы дугаларда, сөлгеле колга тотып йөргән берсеннән — берсе матур кыз-егетләрендә, гармун моңнары белән урам әйләнеп, капка төбе саен табак — савытларын татлы кәнфитләр белән тутырып көтеп торган яулыклы әбиләрдә, сабыр апаларда, тынсыз горурланып басып торган ир егетләребездә чагыла! Үзләренең пакетларын тутырабыз диеп чапкан, берсеннән-берсе нәни балаларда!

 

Авылдашларымның биргән бүләкләренә, тәмле конфетларына олы рәхмәтем!
Елдагыча үз йоласына хыянәт итми, безне үзенең фирменный печеньелары, татлы чәйләре белән сыйлаган Кәүсәрия апамны аерым язасым килә! Гомер ул бер, бәлки бүген булганнар иртәгә кабатлана да алмас, әмма кичергән һәр рәхәт мизгелләре һичшиксез безнең күңелләрдә нур уятып, уелып калачак!
Рәхмәт сезгә Дусым авылында яшәп гомер иткән тырыш халкым! Бәйрәмнәрдә очрашканчыга кадәр!

Альбина Хакимова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев