Эшләүче татарстанлыларның пенсияләре бер ел эчендә 11,27 процентка арткан
Хәбәрләр

Эшләүче татарстанлыларның пенсияләре бер ел эчендә 11,27 процентка арткан

Татарстанда эшләүче пенсионерларга пенсия түләүләренең уртача күләме елына 11,27 процентка артты, диелә Социаль фонд хәбәрендә.

2026 елның маенда уртача түләү 23 553,6 сум тәшкил итте, бу үткән ел белән чагыштырганда 2 404 сумга күбрәк (21 149,12 сум).

Тулаем Россия буенча эшләүче пенсионерларның пенсияләре уртача 12,39 процентка арткан – 23 721 сумга кадәр (үсеш 2 615 сум).

Татар-информ


Нет комментариев