Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны томан турында кисәтте
Хәбәрләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны томан турында кисәтте

2 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан көтелә.

2 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә.

«Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез», – дип белдерәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Татар-информ


Нет комментариев