Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гаилә елы уңаеннан сайтыбызда барган «Без икебез — бербөтен» бәйгесе тәмамланды

Аның барышы да, нәтиҗәләре дә безгә генә түгел, сезнең өчен дә көтелмәгән уй-кичерешләр сәбәпчесе булгандыр.

Эш шунда, катнашучылар бик күп булды. Шөкер, безнең җирлектә мөлаем парлар бик күп шул! Өстәвенә, шул парлар өчен җан атып тавыш бирүчеләр гаять күп булып чыкты. Кабат шөкер итик, бездә матурлыкны яратучылар бик күп икән ләбаса!
Инде бәйге нәтиҗәләренә күз салыйк. Үз чиратында без дә куанып, бер апр җиңүче түгел, берничә парны номинацияләп билгеләргә булдык:
«Иң күп тавыш җыючы пар» исемен Эльмира - Искәндәр Хәсәновлар яулады.
«Иң күп лайкка лаек булучылар» — Эльвира - Фарил Хәкимҗановлар.
«Иң оригиналь пар» — Ландыш - Данис Фәхретдиновлар.

Шулай ук редакциябезнең кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар:
«Парлы озын гомер» — Миләүшә-Сәет Әхмәдуллиннар.
«Күп тавыш иясе» — Гөлназ - Руслан Галиевләр.
«Күп тавыш иясе» — Чулпан - Раил Хәбибуллиннар.
«Өлкән пар» — Розалия - Габделбәр Галимҗановлар.
«Өлкән пар» — Тәнзилә - Тәлгать Зиннәтуллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев