Гаилә – ул бәхет
8 июль «Гаилә көне» уңаеннан Дусым авылы клубында балалар белән гаилә кыйммәтләрен искә төшерделәр.
Без бу юлы балалар белән үзара фикер алышуга юнәлттек. Бүген яшүсмерләрнең күбесенең гаилә, ата-ана, туганнарга мөнәсәбәте ничек булырга тиешлек турында төгәл күзаллаулары юктыр. Шуңа күрә, без аларга гаиләнең ныклы нигез булуын, анда һәркемнең үз урыны барлыгын, бер-береңә терәк булуның гаҗәеп мәгънәсен аңлатырга тырыштык.
Балалар да үз фикерләрен, теләкләрен ачыктан-ачык әйтергә курыкмады. Алар үзләренең хыялларындагы гаиләне, ата-аналарыннан нинди сыйфатлар көтүләрен сөйләделәр. Бу диалог безгә, олыларга да, яшь буын вәкилләреннән нәрсә өйрәнергә кирәклеген күрсәтте.
Бу көнне без югалтырга мөмкин булган кыйммәтләрне саклап калу, аларны киләчәк буыннарга җиткерү өчен тагын бер адым ясадык. Гаилә – ул һәр йортның, һәр җанның үзәге. Безнең Дусым авылында бу үзәк киләчәктә дә көчле, бәхетле булып калачак дип ышанасы килә,- дип хәбәр итә Альбина Хәкимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев