Гриппның яңа штаммнары пәйда булу турында кисәттеләр
Хәбәрләр

Гриппның яңа штаммнары пәйда булу турында кисәттеләр

Көзге-кышкы сезонда Россиядә гриппның яңа штаммнары таралырга, халыкның исә аларга каршы торырдай иммунитеты җитәрлек дәрәҗәдә булып чыкмаска мөмкин.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова шул хакта белдергән, дип яза “Российская Газета”.

Белгеч әйтүенчә, җәйге чорда төньяк һәм көньяк ярымшарларда грипп буенча эпидемиологик хәлләрнең катлаулы булуы күзәтелгән. Америка континентында  – A(H3N2) гриппы, Азия илләрендә – 2009 елгы пандемия чорындагы кебек көчле A(H1N1) гриппы күзәтелгән. “Безгә гриппның шушы ике төренең дә килергә мөмкин булуы (һәм алар килер дә, мөгаен) турында сөйли бу. Болар – үзгәргән штаммнар. Бездә аларга карата тиешле иммунитет юктыр, мөгаен”, – дип өстәгән Попова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев