Ялтада Украина пилотсыз очкычы торак йортка һөҗүм иткән, 17 кеше зыян күргән
Хәбәрләр

Ялтада Украина пилотсыз очкычы торак йортка һөҗүм иткән, 17 кеше зыян күргән

Бу хакта Кырым Республикасы башлыгының мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Олег Крючков хәбәр итте.

Башта 13 зыян күрүче турында хәбәр ителгән иде, әмма аннары аларның саны 17гә кадәр артты.

«Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, дошманның төнге һөҗүме вакытында Ялтада унҗиде кеше төрле тән җәрәхәтләре алган», – дип язган Крючков социаль челтәрләрдә.

Татар-информ


Нет комментариев