Яңа Әтнә авылыннан Фазылҗановлар гаиләсе «Туган авылым» комплексында кунак булып кайттылар
Яңа Әтнә авылыннан Фазылҗановлар гаиләсе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Милли киемле Сабантуй - 2026» («Нарядный Сабантуй – 2026») конкурсында катнашып, 1 урынны яулаган иде.
Әлеге гаилә "Туган авылым" комплексында кунак булып кайттылар.
Баш мөхәррир Ринат Вагыйз улы Билалов һәм Фәрида Исмәгыйл кызы Бибарс кулыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
"Туган авылым" ресторанында тәмле өчпочмак, гөбәдия, баллы тәм-томнардан авыз итеп, мәтрүшкәле чәйләр белән сыйландылар.
Әлеге матур гаиләгә саулык сәламәтлек бәхетләр телибез.
Балаларын тигезлектә үстерергә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев