Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында экзаменнар булды.
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында техник-механик булырга әзерләнүче студентлар үзйөрешле техникаларны идарә итү хокукы алу өчен экзаменнар тапшырды. B,C,D,F категорияләренән булган теоретик имтиханнарны уза алганнар биргән категорияләрдә техниканы йөртү осталыкларын трактородром һәм автодромда күрсәттеләр, сынауларны үтә алмаганнар җиде көн үткәннән соң кабат биреп караячак. Исемлеккә кертелгән 24 кешенең 18 се имтиханны төрле категорияләрдән уңышлы тапшырды, экзаменнар башка көнне бүтән группада дәвам ителәчәк.
Нет комментариев