Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Искитәрлек манзара

Яз фасылы – көннән­көн ныграк җылытучы кояш нурлары, елгаларны тутырып агучы һәм басу­кырлардан шул инешләргә ыргылучы гөрләвекләре, соңрак бар дөньяны ямьләндереп, күзләрне камаштырып яшеллеккә төренүе белән сокландыра.

Бу гына да түгел, бар дөнья җанлана: туган якларына кошлар кайта, әле анда, әле монда күзгә кыргый хайваннар чалына башлый.

Район үзәгеннән Чишмәле Сап ягына баручылар Күшәр авылы янындагы елга яры буена игътибар итмичә калмыйлардыр. Соңгы елларда һәр язда елга буен һәм андагы болынлыкны кыргый казлар үзләренең ял урыны итеп сайлыйлар. Быел бөтенләй дә гаҗәп – бу мәйданга нихәл сыеп беткәннәрдер алар!? Әлбәттә, бу вакытлы күренеш, бераз вакыттан соң парлашып, таралып, күздән югалачак алар. Шулай да фотографыбыз Раил Зарипов кыргый казларның бергә тупланган мәлен эләктереп алырга өлгергән. Искитәрлек манзара. Сезгә дә шулай тоелмыймы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев