Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Юрист: Пенсионерларга ай ахырында эштән китү отышлырак

Пенсионерның эштән китү датасы пенсиягә өстәмә күләменә йогынты ясамый, әмма эшнең соңгы ае өчен акча эшләүдә чагыла – ай ахырында китү отышлырак, дип сөйләде RT белән әңгәмәдә «Русяев Клуб» бизнес-бергәлегенә нигез салучы, юрист Илья Русяев.

Эксперт сүзләренчә, эштән китү ае эшләнгән ай буларак исәпләнә, ә югары пенсия киләсе айның беренче числосыннан исәпләнә. Мәсәлән, 31 октябрьдә эштән киткәндә, хезмәткәр тулы ай өчен хезмәт хакы ала, ә пенсияләрне яңадан исәпләү 1 ноябрьдән башлана. Әгәр 1 октябрьдә эштән китсәң, айлык хезмәт хакы минималь булачак, ә пенсия шул ук 1 ноябрьдән билгеләнә. Шуңа күрә эксперт 28, 30 яки 31 нче санны сайларга киңәш итә.

Русяев искә төшергәнчә, 2025 елдан эшләүче россиялеләрнең пенсияләре индексацияләнә: 2025 елның гыйнварында – 9,5 процентка, 2026 елның 1 гыйнварыннан – тагын 7,6 процентка. Яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарыла, гариза таләп ителми.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев