Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Камил Галләмов: “Бу эшкә килүем үзенчәлекле булды”

Олысы белән дә, кечкенәләргә карата да яхшы мөнәсәбәттә, шуңа үзен дә нык хөрмәт итәләр.

Чембулат авылында “Урман сылуы” инде күптән балкый.

Алдагы елларны да матур итеп бизәлгән яшел чыршы авыл уртасында балкып, үзенә дәшеп торды.

– Мәдәният йорты җитәкчесе Камил Галләмов тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Аның эше бит ул дияргә ашыкмагыз. Үз исәбенә, үзе инициатива күрсәтеп алып кайтып урнаштыра ул аны. Авыл халкына күңелле булсын дип йөри. Шуңа күрә бөтен авыл халкының хөрмәтенә лаек ул, – диделәр биредә.

Бу хакта Камилнең үзен күреп сөйләшергә булдык. Мәдәният йорты каршына урнаштырган чыршы янында очраттык та аны.

Чыршы утлары, дөрестән дә, ялт-йолт килеп, ерактан ук үзенә дәшеп тора. Озынлыгы да хәйран ук бу “Урман гүзәле”нең. Әңгәмәне дә шул хакта сөйләшүдән башладык.

– Озынлыгы биш метр чамасы, ә гирляндаларны үз исәбемә алдым, – дип горурлана әңгәмәдәшем.

 Ул гынамы соң, ерак та түгел, аның башлангычында кар тавы да өеп куйганнар. Авыл балалары гына түгел, кайбер өлкәннәр дә рәхәтләнеп тау шуалар икән.

Ел саен шулай өелә икән ул.

– “КУН-10” тракторында эшләүче Радик Һадиев белән бергә оештыфрдык моны, - ди.

Кыскасы, болар барысы да игелекле хезмәтләр һәм аларның башында Камил Галләмов тора.

Бер уңайдан авылның мәдәният йорты белән дә танышып чыктык.

Бик уңайлы, төрле бүлмәләре күп аның. Ә иң мөһиме – җылы һәм һәр җирдә тәртип, чисталык. Эчтә дә искитәрлек: сәхнә зурлыгына, грим бүлмәләре, хәтта стенада матур итеп, тәртип белән эленгән документацияләрне күреп бер гаҗәпләнсәң, тамаша залындагы утыргычлар өстендәге каплавычларны күреп тагын бер аптырыйсың...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев