Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан арты – Әтнә төбәге

Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан шул исемдәге иҗат бәйгесе игълан ителә. Бәйгене Әтнә район башкарма комитеты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, «Әтнә таңы» редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә районы җирлеге, Әтнә районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасыуздыра.

Конкурска районда яшәүчеләрнең тормыш рәвешен, уй-хыялларын, теләкләрен яктырткан язмалар кабул ителә. Бәйгедә 7 яшьтән өлкән булган һәркем катнаша. Килгән язмалар “Әтнә таңы” газетасында, телеграмм битләрендә яктыртыла. Алдагы елгы язмалар кабул ителми.

Иҗат бәйгесенең төп шартлары – районыбызда яшәүче балаларның, яшьләрнең, урта һәм өлкән буынның татар телен камил белүләре, үз фикерләрен ана телендә яхшы итеп аңлатулары, районыбыз тормышын, халыкның көнкүрешен яктырта алган әсәрләр тәкъдим итүләре, яшь каләмчеләрнең иҗаты белән танышу, аларны туплау һәм укучы балаларның үз фикерләрен җәмгыятькә белдерүләре.

Бәйге темалары:

“Галәмдәге каләмдә”, “Шәҗәрәдә гаилә тарихы”, “Ярдәм янәшә” (волонтерлык һ.б.), “Милли традицияләргә тугры калып” (халкыбызның рухи байлыгын саклауны, гореф-гадәтләрен. Йолаларын, мәдәниятен чагылдыручы язма), “Сәламәт булыйм дисәң” (сәламәтлек, аны саклау, спорт белән шөгыльләнү), “Әтнә таңы” тарих битләрендә”, “Ватаным сагында” (патриотлык).

Әлеге язмаларны “Әтнә таңы” газетасы редакциясенә яки районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенә (odms.atnja@mail.ru) юллый аласыз. Үзегез турында ирекле формада бәян ителгән хат язып, элемтә өчен телефон, адресыгызны күрсәтегез (анкета-заявка).

Эшләр 14 шрифт, Times new Roman, текст редакторы Word, юл арасы 1,5 кысаларында башкарылырга тиеш. 15 ноябрьдән башлап кабул ителәләр.

Иң күп язма юллаган авыл җирлеге, белем бирү оешмасы, “Ак калфак”ның җирлек җитәкчеләре аерым билгеләнә. Җиңүчеләрне бәйсез экспертлар, жюри билгели һәм “Казан арты – Әтнә төбәге” бәйгесенең йомгаклау турына чакырыла. Жюри әгъзаларының карары беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм ул соңгы документ булып тора: яңадан каралмый, шикаять белдерелми. Иң яхшы иҗат эше “Гран-при”га ия була. Бәйгенең җиңүчеләре (гран-при, 1,2,3 урыннар) мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Бәйге 3 этаптан тора. 1 этап – конкурска килгән эшләр “Әтнә таңы” газетасында кабул ителә һәм инстаграмм битләрендә дөнья күрә: 28 октябрь 2022 ел – 10 гыйнвар 2023 ел). 2 этап – конкурска килгән эшләрне тикшерү – 2023 елның 10-20 гыйнварлары. 3 этап – йомгаклау чарасы: 26 гыйнвар 2023 ел. Бүгенге көн вәзгыятеннән чыгып бәйге этаплары үзгәрергә дә мөмкин.

Бәйгенең бурычлары:

  • Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;
  • Мәкалә, шигырь, хәбәр, хикәя, әкият. Парча, репортаж, интервью кебек жанрларда иҗат итү теләге уяту;
  • Районыбыз үсешен тоткарлаучы күренешләргә тәнкыйть күзлегеннән карау;
  •  Район тормышына битараф булмаган каләмдәшләрне барлау;
  • Иҗади эшчәнлек аркылы фикерләү сәләтен үстерү;
  • Яшьләрнең бүгенге көн проблемаларын дөрес бәяләвенә ирешү, наркотикларга, сәламәт яшәү рәвешенә карашларын ачыклау, фикерләрен белү.

Тулырак мәгълүматларны 2-10-48 телефон номерыннан алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев