Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Казан арты – Әтнә төбәге” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Гран-При иясе – “Авылымның йөзек кашы” номинациясендә катнашучы Иске Мәңгәр авылыннан Вафина Резеда.

Ниһаять, вакыт табып “Казан арты – Әтнә төбәге” бәйгесенә нәтиҗә ясадык. “Казан арты – Әтнә төбәге” бәйгесе IV тапкырын үткәрелә. Шөкер, елның-елында райондашларыбыз бәйгедә актив катнашалар. Шунысы куандыра, бәйгенең яше чикләнмәгән. Теләге булган һәркем катнаша алды. “Казан арты – Әтнә төбәге” Быел бәйгедә 32 кеше катнашып, 55 язма каралды. Язмалар яшь категориясе буенча икегә һәм 5 төрле номинациягә бүленде. Шулай ук иң актив катнашучылар билгеләнде.

Бәйгегә нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү “Ашыт” спорт һәм мәдәният үзәгендә узды. Бәйгене башлап йөрүче Раилә Галиева кичәне алып барды. Җиңүчеләргә килсәк, урыннар түбәндәгечә.

“Галәмдәге каләмдә” номинациясе җиңүчеләре

. Өлкәннәр арасында: өченче дәрәҗә лауреат – Яңа Шашы авылыннан Гарипова Фәридә, Казак Үртәме авылыннан Самикова Венера; Икенче дәрәҗә лауреат – Яңа Шашы авылыннан Хәсәнова Рәдифә, Күәм авылыннан Ганиева Ләйсән; Беренче дәрәҗә лауреат – Яңа Шашы авылыннан Хәсәнова Тәскирә.

Әлеге номинациясенең дипломантлары: Корбанов Айрат, Яңа Шашы мәктәбе. Мәгъсүмова Раузалия, Яңа Шашы авылы.

“Озын тәнәфес” номинациясе җиңүчеләре:

Балалар арасында: өченче дәрәҗә лауреат – Күәм урта гомуми белем мәктәбеннән Галимҗанова Әдилә; Икенче дәрәҗә лауреат – Күәм урта мәктәбеннән Хәкимов Әсхәт; Беренче дәрәҗә лауреат – Күңгәр урта мәктәбенән Җәләлиева Риана.

Өлкәннәр арасында: өченче дәрәҗә лауреаты – Күәм урта мәктәбеннән Сөнгатова Гөлнара.

“Авылымның йөзек кашы” номинациясе җиңүчеләре:

Балалар арасында: өченче дәрәҗә лауреат – Түбән Көек мәктәбеннән Шакиров Мөнир, Күшәр мәктәбеннән Заһретдинова Алия; Икенче дәрәҗә лауреат – Түбән Көек мәктәбеннән Рәхмәтуллина Зәлия. Беренче дәрәҗә лауреат – Күәм урта мәктәбеннән Камаева Ләйлә.

Өлкәннәр арасында: өченче дәрәҗә лауреат – Олы Мәңгәр авылыннан Закиров Рәүфҗан; икенче дәрәҗә лауреаты – Бәрәскә урта мәктәбеннән Сәгъдиева Айсылу; Күәм урта мәктәбеннән Садриева Алия; беренче дәрәҗә лауреат – Яңа Шашы авылыннан Хәсәнова Тәскирә. Дипломантлар: Олы Мәңгәр авылыннан – Шакиров Илсур; Күәм авылыннан – Борханова Римма, Каенсар авылыннан – Гайнуллина Радилә.

“Милли мирасыбыз остазлары” номинациясе җиңүчеләре:

Өлкәннәр арасында: икенче дәрәҗә лауреат – Кышлау авылыннан Җиһаншина Венера; беренче дәрәҗә лауреат – Олы Мәңгәр авылыннан Гарифҗанова Гөлшат.

Балалар арасында: икенче дәрәҗә лауреат – Күңгәр авылыннан Галиева Әминә, беренче дәрәҗә лауреат – Күшәр авылыннан Галимҗанова Сәйдә.

“Заман афәтенә бездә урын юк” номинациясе җиңүчеләре:

Өченче дәрәҗә лауреат – Түбән Көек мәктәбеннән Шакирова Рания, икенче дәрәҗә лауреат Күәм урта мәктәбеннән Гатауллина Илүзә, беренче дәрәҗә лауреат Күәм урта мәктәбеннән Садриева Зөһрә.

Иң өлкән катнашучы Иске Җогып авылыннан Садыйков Раушан.

“Казан арты Әтнә төбәге” IV - районкүләм конкурсының актив катнашучылары:

Олы Мәңгәр “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гарифҗанова Гөлшат; Яңа Шашы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Корбанова Гөлнара. Мәктәпләр арасында – Күәм урта мәктәбе, Түбән Көек төп мәктәбе. Мәктәпләр арасында “Иң актив катнашучылар” – Күәм урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары

Гран-При иясе – “Авылымның йөзек кашы” номинациясендә катнашучы Иске Мәңгәр авылыннан Вафина Резеда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев