24 октябрьгә каршы төндә ТР Яшел Үзән районының Туранов микрорайонында яшәүчеләр атуга охшаш тавышлар ишеткәннәр һәм бу хакта полициягә хәбәр иткәннәр.
«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, урынга килеп, полиция хезмәткәрләре 29 яшьлек ир-ат атканлыгын ачыклаган. Аны полиция бүлегенә китергәннәр, ә ул аткан предметны тартып алганнар һәм экспертизага җибәргәннәр.
«Татар-информ»га билгеле булганча, бу сигнал пистолеты булган.
Ир-атка ике беркетмә төзегәннәр, аңа 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яный.
Нет комментариев