Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан мәктәбендәге атыш вакытында зыян күргән ике баланы хастаханәдән чыгардылар

Хастаханә стационарында дүрт бала дәвалануын дәвам итә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, мәктәптә фаҗигадә зыян күргән тагын ике укучыны Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгарганнар.

Хастаханә стационарында 175нче мәктәптәге атыш вакытында зыян күргән дүрт бала дәвалануын дәвам итә. Аларның хәле уртача авырлыкта, тотрыклы дип бәяләнә, тискәре динамика күзәтелми.

175нче мәктәптәге атыш вакытында зыян күргән тагын алты баланы Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгарулары турында агентлык элегрәк хәбәр иткән иде.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/27-05-2021/kazan-m-kt-bend-ge-atysh-vakytynda-zyyan-k-rg-n-ike-balany-hastahan-d-n-chygardylar-5824733

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев