Бу хакта Superjob сервисы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре дәлилли.
Казан халкы фикеренчә, лаеклы пенсия аена 55 500 сум тәшкил итәргә тиеш. Бу хакта Superjob сервисы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре дәлилли. 2026 елның мартында бу сумма 51 200 сум булган, 2025 елның октябрендә – 49 300 сум.
Россия буенча икътисади яктан актив гражданнар лаеклы пенсияне уртача 56 600 сум дип саный. Биш ай эчендә теләкләр 6 процентка арткан (мартта 53 500 сум булган). Ир-атлар лаеклы пенсияне хатын-кызлардан югарырак бәяли – 58 300 сум.
Иң югары пенсия өметләре 35-45 яшьлекләр категориясенә туры килә (уртача 59 200 сум). Югары белемле россиялеләр лаеклы дәрәҗә дип 59 200 сумны, урта һөнәри белемлеләр 54 100 сумны саный. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хезмәт хакы югарырак булган саен, пенсия теләкләре дә шулкадәр күбрәк: керем күләме 100 мең сумнан кимрәк булганда – 53 000 сум, 200 меңнән кимрәк булганда – 64 700 сум.
Мегаполислар арасында Мәскәү алда бара – 60 900 сум, икенче урында Санкт-Петербург – 60 300, өченчедә – Хабаровск (60 100).
Нет комментариев