Казан үзәгендә юлны ярамаган урыннан чыккан кызны машина бәрдергән
Кызның кулы имгәнгән.
Бүген иртән Карл Маркс урамында КНИТУ бинасы янында юл-транспорт һәлакәте булган.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр. Социаль челтәрләрдә юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотолар барлыкка килде
Башлангыч мәгълүматлар буенча, кыз юлны ярамаган урыннан чыккан, аны Citroen C4 машинасы бәрдерә. Авария нәтиҗәсендә кыз кул җәрәхәте ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев