Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Казанда «акыллы» светофорлар саны арта

Татарстан башкаласында интеллектуаль транспорт системасы көчәйтелә – быел автомат рәвештә эшли торган юл хәрәкәтен көйләү системасына тагын 12 светофор объекты тоташтырыла.

Шул рәвешле, шәһәрдә «акыллы» светофорларның гомуми саны 269га җитәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Әлеге төр яңа светофорлар Кол Гали, Магистраль, ТЭЦ урамнарындагы, шулай ук Айдаров һәм Лукин урамнары чатындагы хәрәкәтне көйләячәк. Хәзерге вакытта юл хәрәкәте белән идарә итү буенча автомат система хезмәте белгечләре аларны урнаштыру белән шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласында 500 светофор объекты эшли. Аларның һәркайсы сигездән башлап 20гә кадәр светофордан тора.

Юл хәрәкәте белән идарә итү буенча автомат система хезмәте белгечләре светофорларның өзлексез эшләвен тәүлек буе күзәтә. Ел башыннан команда 1 меңнән артык гариза буенча эшләрне башкарган, дип хәбәр итә Транспорт комитеты. 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев