Казанда яңа аттракционнар паркы барлыкка киләчәк
Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин мәктәп укучылары белән ачык очрашуда сөйләде.
- Бүгенге көндә Татарстан Рәисе кушуы буенча бер компания паркның проект документациясен эшләү белән шөгыльләнә. Аттракционнар паркы Җиңү паркыннан күчәчәк , — дип сөйләде Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, яңа киңлек аттракционнар дәрәҗәсе буенча зуррак һәм масштаблырак булачак. Әлегә Метшин укучыларга «Елмай» паркында йөрергә киңәш итте.
Нет комментариев