Хәбәрләр

Казанда Кремль дамбасы янында бер ир-ат батып үлгән

Баткан ир-атның гәүдәсен Казанда Кремль дамбасыннан ерак түгел табалар.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Ведомствога мөрәҗәгать итүче хәбәр иткәнчә, Казансуда бер ир-ат батып үлгән. «Ир-атның гәүдәсен 13 июльдә 8.40 сәгатьтә ярдан 50 метр ераклыктагы 7 метр тирәнлектән коткаручылар чыгара», - диелә хәбәрдә.

Татар-информ


Нет комментариев