Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Казанда өч ел эчендә газ белән агулануның 300гә якын очрагы теркәлгән

Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.

Казанда соңгы өч елда сөрем газы белән агулануның 296 очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 401 кеше зыян күргән. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.

«Газның төсе дә, исе дә юк һәм ул колонкалар, плиталар һәм башка приборлар эшләгәндә һава җитмәгәндә барлыкка килә. Күп кенә иске йортларда табигый вентиляция бозылган», - дип билгелиләр мэриядә.

2026 елда Казанның 37 йортында газ җиһазларын һәм вентиляция системаларын модернизацияләү планлаштырыла. Әмма, шәһәр хакимияте билгеләп үткәнчә, куркынычсызлык күбесенчә халыкның үзләренә бәйле.

«Без бу проблеманың барлыгын аңлыйбыз. Исән калуның иң гади ысулы – форточка ачу», - дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-oc-el-ecenda-gaz-belan-agulanunyn-300ga-yakyn-ocragy-terkalgan-5919662

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев