Казанда төнлә өч пассажир үлгән юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше ачтылар
Казанда бүген төнлә Горький шоссесындагы юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булган.
Әлеге факт буенча «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.
Җинаять эшен тикшерү барышын Казан прокуратурасы контрольдә тота.
Исегезгә төшерик, Honda автомобиле белән идарә иткән 21 яшьлек кыз башта фонарь баганасына, ә аннары Горький шоссесы — Восстание юл чишелешендәге бетон терәккә килеп бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә чит ил маркалы машинаның өч пассажиры урында ук үлгән. Автомобиль йөртүчесе медицина ярдәменнән баш тарткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев