Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Китап укырга яратучылар игътибарына

Күренекле язучы, әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин әлеге китабына кергән повесть һәм хикәясендә укучыларын яңа заманның әхлакый йөзе турында уйланырга чакыра.

Автор яңача яшибез дип, адәм балалары гасырлардан гасырларга күчә килгән рухи кыйммәтләрнең асылын җуймыймы, ярату, миһербанлылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны икейөзлелек, хөсетлек, табыш артыннан кууга алыштырып, кешелеклелеген югалтмыймы дигән тәнкыйди сораулар куя.

Гөмерендә күрмәгән Регина исемле бер кыз якын кешеңә әйләнер һәм күңел түреңә үтеп керер, аның хәсрәте өчен кара бөдрә чәчләреңне агартып, янып-көеп йөрерсең , дисәләр, Нәфисә ышанмас иде. Күптән түгел юнәткән биек үкчәле коңгырт туфлиләрендә өч йөз алтмыш градуска зырлап әйләнеп, аягының тулы балтырларын ялтыратып, моны юраган адәмгә сәлам дә бирмичә, ашханәсенә кереп китәр иде. Күрәсең, өлкән пешекше булгач, артыгын һаваланып җибәргәндер. Язган ризык теш сындырып керер дип, юкка гына әйтмәгән икән борынгылар. Ул кыз белән танышулары көтмәгәндәрәк килеп чыкты.

Гадәти эш көнендә ул бераз хәл алырга, саф һава суларга дип, иңендәге ак сөлге белән битен сөртә-сөртә, болдырга чыкты. Көн сүрелеп килә икән. Кояшның алтын нурлары белән җиһанны коендырудан туеп сезнең күңелне күрә-күрә арыдым дигәндәй, офыкка төшеп барган мәле иде.

Баскычтан бер адым аска атлауга, аның күзенә таушалган итәк, яшел кофта кигән кара чәчле, ак түгәрәк битле кыз чалынды. Кулындагы гдәти пакетында...

Тулырак әлеге повестьны редакциядән сатып алып укый аласыз. Бәясе 130 сум.

Реклама токен креатива: 2VtzqvfQjxU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев