Китапханәгә сәяхәт
Олы Әтнә урта гомуми мәктәбе каршында эшләп килүче «Ромашка» хезмәт һәм ял лагерына йөрүче балалар район үзәк китапханәсендә кунакта булдылар.
Балалар өчен китапханә буенча экскурсия үткәрелде.
Китапханәче балаларны китапханәчеләрнең эшчәнлеге белән таныштырды, китапханә бүлекләрен күрсәтте һәм аларның әһәмияте турында сөйләде.
Шулай ук китапның һәрчак яхшыга гына өйрәтүен һәм белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен, туган илне сөяргә, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтүен сөйләделәр, китапларны саклап тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.
Чара ахырында укучылар кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр һәм осталык дәресендә катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев