Коймагы да, коймагы
Хәбәрләр

Коймагы да, коймагы

Яңа Шашы мәктәбендә «Май чабу»ны (*русча әйтсәк «Масленица») каршы алганнар.

Май чабу — табигатьнең кыш белән саубуллашуын, язның  җанлануын каршылаучы бәйрәм. Әтнә районы Яңа Шашы мәктәбендә  Илүзә Галимҗанова «Май чабу каршы алабыз —  коймак белән сыйлыйбыз» дигән чара үткәрелде. Укучылар күңелле җыр җырладылар, уеннар уйнадылар. Соңыннан балалар кайнар коймак белән сыйландылар.


Нет комментариев