Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күәм авылында эшләүче балалар бакчасында ел әйләнәсе күңелле чаралар уздырыла

Без бу хакта үзебезнең социаль челтәрләрдә дә күрсәтеп килдек.

2024 ел Россиядә “Гаилә елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан, һәрбер белем бирү учреждениесендә, мәдәният йортларында кызу эшләр кайный башлады. Әлбәттә бу сафта мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе дә кырыйда калмады. Күәм авылында эшләүче балалар бакчасында ел әйләнәсе күңелле чаралар уздырылып тора. Январь аенда “ Кышкы уеннар” дип исемләнгән бик күңелле бәйрәм программасы уздырылса, җәйгә кадәр куелган планнары биниһая күләмле булып чыкты. Әлбәттә әлеге күләмле чарага, без әти - әниләрнең ярдәменнән башка мөмкин түгел.Эшләр нидән гыйбарәт иде соң?
“Гаилә елы-2024” багышланган стенд ясалды. Сандык төбенә салып куйган, күптәнге фотоларны җыерга керештек. Искитмәле матур стенд барлыкка килде. Балалар бакчасы алдагы 4 ай эченә 4 проект эшен максат итеп куйды.
А) “Минем гаиләмдә спорт” ФЕВРАЛЬ ахыры
Б) “Минем гаиләмнең традицияләре” МАРТ ахыры
В) “Безнең иҗади гаилә” АПРЕЛЬ ахыры
Г) «Минем нәсел шәҗәрәм”
Әлеге проектларда бүленеп катнаштык. Проект эчтәлеге белән танышыр өчен буклетлар таратылды. Һәр гаилә үзенең күңеленә хас булганын сайлап әзерлек эшләрен башлады.
15 май Гаилә көне уңаеннан барлык проектларга нәтиҗә ясалып, безнең гаилә "Минем нәсел шәҗәрәм " проекты белән катнаштык. Татар халкының бик үзенчәлекле бер традициясе бар. Ул – нәсел шәҗәрәңне өйрәнү һәм белү.
Туган туфрагыма күмелеп калган
Гомер агачымның тамырлары.
Ул тамырлар җирдә сабыр гына
Көтеп ята безнең кагылганны.
Бер ике ел элек, ирем ягыннан туганыбыз Рәдинә апай: " Сеңлем, улларың үсеп килә, кирәк булыр! " - диеп, нәсел шәҗәрәсенең язмача вариантын бирде. Мин аны зур итеп эшләп, саклап куйган идем. Менә ул көн җитте. Күәм балалар бакчасында зур чарада кунак булып кайттык. Бик матур итеп оештырылган әлеге бәйрәмне язып кына бетереп булмый. Андагы рәхәт бер дөньяны барып күрергә кирәк. Апаларның балалар белән әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды бәйрәм чарасы. Һәр гаилә үзенең нәсел шәҗәрәсен бәян итте. Балаларга гына түгел, үзебезгә күпме кирәкле мәгълүмат җыярлык чара булды. Уеннар белән беррәттән үрелгән бәйрәмнең үткәнен сизмәдек тә. Кечкенәдән балаларның күңеленә изгелек орлыкларын салып, әлеге матур чараларны оештыручы Күәм балалар бакчасында эшләүче апаларыбызга хөрмәтебез чиксез.

Альбина Хакимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев