Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күркәм эш - бердәмлектә

Мөндеш халкының бердәмлегенә таң калырлык.

Әйтәләр дә, эшлиләр дә. Башка авылга кияүгә киткәне дә килеп кушыла: ялын да итәләр, эшен дә җиренә җиткереп эшлиләр. Сокланмый мөмкин түгел. Чишмәләрен карап, чистартып торучылары бар, ләкин авыл халкы белән берләшеп тә бу изге эштән калмый алар. Хәтта 85 яшен тутырган Фәхирә апа да катнашкан бу күмәк җыештыруда.

Самовар куеп, Күшәрдә яшәүче авылдашлары Резеда апа Шакирова пешергән кабартма белән дә сыйланганнар. Мин китапханәче генә түгел, Күңгәр авыл җирлегенең "Ак калфак" җитәкчесе дә, волонтер да бит әле. " Ак калфак" һәм волонтерлык хезмәтемә авылдашым Мөндеш авылы кызы Әлфия апа Нигматзянова нык ярдәм итә, терәк булып тора. Волонтерларга тапшырасы бүләкләрне дә ияләренә ул тапшырып кайтты. Олы рәхмәтем сиңа Әлфия апа.

- Китапханә ягыннан килсәк тә китап укучы гаилә алар, оныклары бик теләп  китапханә  китапларын укый, минем актив укучыларым булып тора. Билгеле ул оныклар башка җирдә яши, ләкин Күшәр авыл китапханәсе белән тыгыз элемтәдә тора, дип хәбәр итә Гөлүсә Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев