Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

«Күшәр төп белем мәктәбе» укучылары көзге ярминкә уздырды

Тәм - томнар белән тулган өстәлләр бик тиз бушап калды.

4 нче декабрь көнне "Күшәр төп белем  мәктәбе"  укучылары һәм аларның әти - әти әниләре һәм мәктәп коллективы тарафыннан көзге ярминкә уздырылды.  Инде күп еллардан бирле оештырылып килгән ярминкәнең үзенчәлеге: алар аннан җыйналган акчаны "Инвалидлар декадасы" барышында мөмкинлекләре чиклеләргә ярдәм йөзеннән тапшыралар, ә менә берничә ел рәттән инде махсус хәрби операциядәге егетләргә дә алар өлеш чыгаралар.  Бу юлы медикаментлар алдылар.  

Ярминкә буласы көнгә спорт залы бәйрәм төсмерен алган иде: һәр сыйныф үзенең алып килгән товарларын сату өчен өстәлләр куелды, сату ноклаларын һәр сыйныф үз фантазиясеннән чыгып бизәгән иде.

Тәм - томнар белән тулган өстәлләр бик тиз бушап калды. Ярминкәгә балаларның әниләре, әбиләре дә килгән иде.  Олы рәхмәтемне "Күшәр төп белем мәктәбе" коллективына, (алар балаларда патриотик рух тәрбияләүдә дә зур роль уйныйлар), укучыларга һәм аларның әти - әниләренә җиткерәсем килә. Бу изге эшегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, йөргән аякларыгызның һәр адымы савапка язылсын, Аллаһ тәгалә һәр кайсыгызга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, уңышлар насыйп итсен!
Күшәр авылы, Гөлүсә Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев