Кышкы чор тәнне савыктыру өчен уңайлы вакыт
Хәбәрләр

Кышкы чор тәнне савыктыру өчен уңайлы вакыт

Кышкы чор балалар тәнен савыктыру һәм чыныктыру өчен бик уңайлы вакыт.

Монда мөһим факторларның берсе - Чиста һава. Балаларның ачык һавада булулары физик үсеш өчен зур әһәмияткә ия. Олы Әтнә балалар бакчасының 2 нче зурлар төркем балалары ачык һавада уйнарга бик яраталар.​ Ачык һавада уйнау матдәләр алмашын һәм аппетитны яхшыртырга ярдәм итә,​ ә хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачулар балаларга зур шатлык​ һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә.


Нет комментариев