Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Мәскәү өлкәсендә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында өч кеше һәлак булган

Бу хакта төбәк губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте.

Мәскәү өлкәсенең Истра шәһәрендә Украинаның пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында өч кеше һәлак булган. Бу хакта төбәк губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте.

«Кызганычка күрә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар. Истраның Пионерский бистәсендә пилотсыз очкыч төшү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын өчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Биш шәхси йортта янгын чыккан. Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», - дип язган Воробьев МАКС мессенджерында.

Мәскәү өлкәсе губернаторы мәгълүматлары буенча, Солнечногорскида тагын ике кеше зыян күргән – анда пилотсыз күп фатирлы йортка төшкән.

Узган төндә һава һөҗүменнән саклану системасы Мәскәү өлкәсендә дошманның 81 пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Пилотсыз очу аппаратлары Одинцово, Наро-Фоминск, Руза, Раменское, Можайск, Волоколамск, Чехов, Озеры, Истра, Подольск, Ступино, Домодедово, Солнечногорск һәм Коломна шәһәрләрендә юк ителгән, дип хәбәр итә Воробьев.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев