Мәскәүдә балалар өчен татар теле курслары башлана
Хәбәрләр

Мәскәүдә балалар өчен татар теле курслары башлана

Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Дәресләр 11 октябрьдән башлана һәм һәр шимбә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак. Укытучы — тәҗрибәле белгеч Роза Шакирова.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, дәресләрдә балалар күңелле итеп уйный, укый һәм татар телен үзләштерә алачак. Курсларда барлык яшьтәге балалар катнаша ала.

Татар-информ


Нет комментариев