Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Алсу Закирова сөйләде.
«Хәзер иң кирәкле чара – махсус хәрби операциядә катнашучының һәр балигъ булмаган баласына бер тапкыр 20 мең сум түләү. Министрлык аны баланың әтисе махсус хәрби операциядә катнашуын раслаучы документлар нигезендә билгели», - диде ул.
Аның сүзләренчә, тагын бер популяр ярдәм чарасы – яңа туган балалар өчен комплект бирү.
«Башка категорияләрдән аермалы буларак, бу чара аз керемле гаиләләр өчен билгеләнгән, әмма махсус хәрби операциядә катнашучылары булган гаиләләр өчен керем исәпкә алынмый. Ягъни алар бала тудыру йортыннан чыкканда автомат рәвештә менә шушы комплектны алалар, анда бала өчен беренче вакытта кирәкле барлык әйберләр дә бар», - диде Алсу Закирова.
Нет комментариев