Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Мин яратам сине Татарстан»

29 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт флагына утыз өч ел тула.

1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе сыйфатында Татарстанның заманча флагын кабул итте.

Шул уңайдан Кышлау авылы китапханәсендә “Мин яратам сине Татарстан” дигән китап күргәзмәсе куеп һәм “Безнең республика флагы” дигән әңгәмә үткәрделәр. Үткәрелгән чарада Татарстан флагының тарихы, ничә төсле тукымадан торуы һәм ул төсләрнең нәрсә аңлатканын сөйләштеләр. Шулай ук балалар төсле кәгазьләрдән ябыштырып Татарстан флагын ясадылар.

Флагның авторы – Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев