Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нәтиҗәләр ГТО зачетына китә

19 нчы май көнне Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XVII Спартакиада кысаларында Җиңел Атлетика буенча ярышлар узды. Ярышлар төп гомуми белем мәктәпләре, урта гомуми белем мәктәпләре һәм техникум арасында узды.

 

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Урта гомуми белем мәктәпләре һәм техникум арасында:

1 урын – техникум;

2 урын - Олы Әтнә мәктәбе;

3 урын - Күңгәр мәктәбе;

4 урын – Күәм мәктәбе;

5 урын – Түбән Бәрәскә мәктәбе;

6 урын – Комыргуҗа мәктәбе.

 

 Төп гомуми белем мәктәпләре арасында:

1 урын - Күшәр мәктәбе;

2 урын – Яңа Шашы мәктәбе;

3 урын - Күлле-Киме мәктәбе;

4 урын – Олы Мәңгәр мәктәбе;

5 урын – Иске Өҗем мәктәбе;

6 урын – Түбән Көек мәктәбе;

7 урын – Бәрәзә мәктәбе.

Һәр команда көченнән килгәнчә тырышты. Ярыш тәмамланганнан соң, тантаналы котлау, җиңүчеләрне грамоталар һәм медальләр белән бүләкләү өлеше булды. 1 урынны алган командалар күчмә кубокка ия булдылар.

Ярыштан соң, барлык катнашучылар да кыр ашханәсендә әзерләнгән тәмле уха һәм ботка белән сыйландылар.

Иң яхшы нәтиҗәләр ГТО зачетына китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев