Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Әтнә балалар китапханәсендә интеллектуаль уен үтте

2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игьлан ителде.

Татар халкының мәдәнияте балачактан ук сизелә торган тәрбия йогынтысы белән көчле. Нәкъ менә балачакта гаиләгә, туган йортка, тирә-юньдәге дөньяга мәхәббәт кебек мөһим сыйфатлар барлыкка килә. Ватаныңны ярату - тарихи үткәнеңне ярату, үсеп килүче буынны тәрбияләүнең иң мөһим бурычларының берсе.
20 нче июнь көнне Олы Әтнә балалар китапханәсендә интеллектуаль уен үткәрелде. Уенның максаты - балалар күңелендә татар халкының мәдәниятенә һәм милли традицияләренә хөрмәт һәм кызыксыну уяту. Ике команда мәкальләрне дәвам итеп, әкиятләрне, татар халык ашларын, милли киемнәрне танып, табышмакларга җаваплар эзләп көч сынаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев