Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Педиатр өлкәннәргә һәм балаларга җәмәгать урыннарында битлек кияргә киңәш итә

ОРВИ йоктыру куркынычын киметү өчен өлкәннәр һәм балаларга кеше күп җыелган урыннарда битлек кияргә кирәк, дип белдерде РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш педиатры, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Баранов.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Чир йоктыру куркынычын киметү һәм авырганнан соң җитди өзлегүләргә юл куймас өчен кеше күп җыелган урыннарда, әйтик, транспортта, битлек кияргә онытмагыз», - диде Баранов журналистларга.

Ул шулай ук сәламәтлеккә бәйле күп кенә проблемаларны булдырмас өчен грипп һәм пневмококк инфекциясенә каршы прививка ясатырга киңәш итте.

Белгеч сүзләренчә, хәзерге вакытта ОРВИ йоктыручыларның артуы күзәтелә, шунлыктан ата-аналарга баланың кәефенә карата игътибарлы булырга һәм салкын тию билгеләре күренүгә үк аны өйдә калдырырга кирәк. Моннан тыш, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәгез һәм табиб рөхсәтеннән башка балага антибиотиклар бирмәгез, дип искәртте Баранов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/pediatr-olkannarga-ham-balalarga-amagat-urynnarynda-bitlek-kiyarga-kinas-ita-5864648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев