Путин Фердинанд Сәлаховка Россиянең атказанган артисты исемен бирде
Россия Президенты Владимир Путин Фердинанд Сәлаховка «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирү турында указ имзалады.
Фердинанд Сәлаховка быел 70 яшь тулды. Ул Апас районының Чура-Барыш авылында туган. 1986 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Иҗат юлы дәвамында ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган.
Артист репертуарында 500дән артык җыр бар. Алар арасында татар халык җырлары, шулай ук классик композиторлар әсәрләре зур урын били. Аның башкаруындагы 300гә якын җыр татар җыр сәнгатенең «алтын фонды» составына кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев